Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Х.Туфан проспектында ремонт эшләре вакытыннан иртәрәк тәмамланды

Барлыгы 3,5 км юл капиталь төзекләндерелде.

Хәсән Туфан проспектында капиталь ремонт март ахырында башланган иде. Эшләр 1 сентябрьга гына тәмамаланырга тиеш иде. Әмма эшчеләр юлларны Сабан туена әзерләп бетерделәр. 

Хәсән Туфан проспектының Сөембикә проспектыннан Раскольников урамына кадәр өлеше төзекләндерелде. Борылыш урыннарын үзгәртеп ясадылар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен иркен юллар барлыкка килде. 137 яктырткыч, 6 светофор, 4 тукталыш павильоны урнаштырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл төзелеше