Яңа ел төнендә Чаллыдагы җәмәгать транспортының эш тәртибе
Салютны караган шәһәрдәшләребезне өйләренә кайтарыр өчен җәмәгать транспорты әзер булачак, дип белдерде Николай Тятюшкин.
"22 сәгатьтә "Азатлык" мәйданында Яңа ел салюты арттырачак.
Бу вакытка Тынычлык проспекты буенча йөрүче бар зур автобуслар якындагы тукталышларга тезеләчәк.
Сөембикә проспектында да пассажирларны микроавтобуслар көтәчәк. Автобуслар үз маршрутлары буенча әйләнеп гаражга кайтачак" дип хәбәр итте "Пассажирлар йөртү" җәмгыяте җитәкчесе Николай Тятюшкин.
1нче январь иртәнге сәгать 5тә автобуслар янәдән үз маршрутына чыгып көндәлек режим буенча эшлиячәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев