Яңа клумбалар барлыкка киләчәк
Яңалыклар тасмасы

Яңа клумбалар барлыкка киләчәк

“Энергетик” мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында “Ватан – ана” мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар юлны аеру полосасында тирә-юньне бизәп торачак.

“Горзеленхоз” МУП ландшафт дизайнерлары, рельеф үзенчәлекләрен, җәйнең һава шартларын, яшелләндерү буенча ГОСТларны һәм СНИПларны исәпкә алып  эшләгәннәр.  Клумбаларда 20 меңнән артык чәчәк – петуния, бархатцалар, каллалар утыртылачак. Алар шәһәр халкын  көзгә кадәр сөендерәчәк.
 

Фото: kazanfirst.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев