Яңа районда яңа мәктәп
2021 елда Мәләкәс аръягында яңа мәктәп сафка басачак
Чаллыда Мәләкәс аръягында мәктәп төзелешенә керешәчәкләр.
Яңа мәктәп Мәләкәс аръягында 2021 елда барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәр Советының дүртенче утырышында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев хәбәр итте: "2021 елның 1 сентябренә Замелекесье микрорайонында яңа мәктәп төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Шулай итеп, яңа уку елы башына Яр Чаллы шәһәрендә 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп ишекләрен ачачак. Агымдагы елның октябрендә Татарстан Республикасы Президентына эш сәфәре барышында без бу мәсьәлә турында фикер алыштык. Күптән түгел генә Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Замелекесьеда икенче мәктәп төзелешен башлау турында Карар кабул итте. Бу район актив төзелә. Бүген өч ел элек төзелгән 39нчы номерлы мәктәптә 2400 бала укый. Шуңа күрә яңа мәктәп төзелеше-яхшы тарих", - диде хаким.
Татарстан Республикасында «Адымнар – Белемгә юл» полилингваль комплекслар системасын булдыру проекты кысаларында Яр Чаллыда Чулман проспекты буенча мәктәп төзелә.
Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев