Яңа төр аралашу ысулы
IP- телефония хезмәтләренә ихтыяҗ арту Чаллыга яңа федераль компанияне җәлеп итте. Дистәдән артык уенчысы булган телефон хезмәтләр базарына “Манго Телеком” да кушылды.
Үзенең Чаллыга килү сәбәбен компания төбәкләрдә виртуаль телефония хезмәтләренә ихтыяҗ зураю белән аңлата. Шунлыктан бизнес шәһәрара элемтә чыгымнарын азайту белән кызыксына. Бу бигрәк тә эре оешмалар, колл-үзәкләр, офистан еракта торып эшләүче колл-үзәкләр өчен актуаль. Филиаллары, командировкада булган хезмәткәрләре булган компанияләр өчен дә мондый хезмәт кулай санала.
Бүгенге көндә Mango Office операторы Россиядә сәүдә, сәнәгать, финанс, медицина һәм башка өлкәләрдә эшләүче 40 меңләп оешмага хезмәт күрсәтә. Mango Office Чаллы эшмәкәрләренә гадәти телефон каналларыннан баш тарткан очракта Интернет аша “болыт” коммуникацияләрен тәкъдим итәчәк. IP-телефония платформасында 150 төрдән артык сервиска кушылып була. Виртуаль АТСларны махсус софт һәм гарнитурлар ярдәмендә компьютерлар аша яки гадәти телефон аппаратлары аша компанияләрне элемтә белән тәэмин итүдә кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев