Яңа туган балаларны чүплеккә генә ташламаслармы?
Россия Хөкүмәте ил территориясендә бәби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплаган. Бу хакта аның авторы Елена Мизулина үз сайтында хәбәр иткән. Искәртеп үтик: законда юридик затларга бәби-бокслар булдырган өчен 1-5 млн сум штраф яисә эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктату каралган.
«Мин бу закон проектын хуплаган өчен Хөкүмәткә рәхмәтле», - дип билгеләп үткән Мизулина. Бәби-бокс - карават белән җиһазланган урын, баласыннан баш тартырга уйлаган ана аны аноним рәвештә шунда калдыра ала. Кагыйдә буларак, бәби-бокслар медицина учреждениеләрендә яки дини оешмаларда куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев