Яңа уку елына – өч яңа балалар бакчасы
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев журналистлар белән бергә яңа бистәләрдәге балалар бакчаларындагы төзелеш барышы белән танышты. Бүгенге көндә “Демография” илкүләм проекты кысаларында өч урында балалар бакчасы төзелә.
Соңгы 7 елда Чаллыда барлыгы 20 балалар бакчасы төзелгән. Аларның төзелешенә 3,5 миллиард сумнан артык акча тотылган. Быел исә төзүчеләр өч балалар бакчасын файдалануга тапшырырга җыеналар. Шәһәр мэры җаваплы җитәкчеләр белән бергә, башта “Яшьлек” микрорайонындагы “Нурлар” бакчасында булды. Биредә барлык эшләрнең 56%ы башкарылган. Тиздән, төгәлрәге июнь аенда, “Яшьлек”тә 220 урынга исәпләнгән бакча балаларны кабул итәчәк. “Биредә “Евростиль” компаниясе эшли. Ул - шәһәрдә данлыклы, сыйфатлы итеп эшли торган коллектив. Без яңа уку елына бакчаны файдалануга тапшыру бурычы куябыз һәм шул традициягә тугры калабыз. Шуңа күрә төзүчеләр 10 көнлек май бәйрәмнәрендә дә эшләделәр. Бакчага төзелеш башлангач ук мөдир куйдык. Ул төзүчеләр белән бергә төзелештә катнаша”, - дип ассызыклады мэр Наил Мәһдиев.
Аннары мэр “Синең йорт” компаниясе төзи торган булачак “Калейдоскоп” бакчасында булды. Ул 34нче микрорайонда төзелә. Биредә барлык эшләрнең яртысы тәмамланган. Бакчаны агымдагы елның июлендә файдалануга тапшырырга җыеналар. Наил Гамбәр улы балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аеруча игътибарлы булырга чакырды. Әлеге балалар бакчасына 72 камера куелачак. Шулай ук керү ишекләре 12 электрон йозак белән бикләнәчәк.
“Притяжение” микрорайонындагы бакчада да төзелеш план буенча бара. “Карусель” бакчасы да тегеләре кебек үк 220 урынга исәпләнгән. Бирегә 105 баланың әти-әнисеннән гариза кергән инде. Сабыйлар бакчага август аенда йөри башлар дип көтелә.
Яңа төзелә торган барлык бакчаларга хезмәткәрләр һәм балалар туплау дәвам итә. Бу бакчаларга 660 бала, аларның 360ы ясле төркеменә йөриячәк. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләренең барысы да сыйфатлы материаллар белән төзелә, җиһазлар да заманча, уңайлы булачак. Бакчаларның диварлары матур рәсемнәр белән бизәләчәк. Якын киләчәктә бу микрорайоннарда яңа социаль объектлар да төзеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев