Яңа закон проекты
Башкала парламенты РФ хөкүмәтенә төнлә тынлыкны бозган йөртүчеләр өчен җаваплылыкны көчәйтү турында закон проектын юллады. Бу турыда «Интерфакс»ка Мәскәү шәһәр Думасы рәисе Алексей Шапошников хәбәр итте.
8 сентябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин Мәскәү парламентына төнлә тынлык һәм тынычлыкны бозган өчен машина йөртүчеләргә җаваплылыкны көчәйтү турындагы башкала һәм федераль законнарга төзәтмәләр пакетын кертте. Аерым алганда, машина йөртүчеләр тынлыкны алдан уйлап бозган өчен штрафны ун тапкырга арттыру тәкъдим ителә.
Моннан тыш, тынлыкны бозган өчен штраф салу һәм модификацияләнгән глушительле транспорт чараларын тоткарлау һәм махсус стоянкага урнаштыру тәкъдиме кертелде.
Шулай ук «штрафларның прогрессив системасы» тәкъдим ителә. Җиңел машиналар двигателенең куәте 200 ат көче, мототранспорт чараларының куәте 50 ат көче, йөк автомобильләренең ат көче — 250дән артык булса, 5 мең сум штрафка һәр 10 ат көче өчен 250 сум өстәләчәк.
29 сентябрьдә пленар утырышта Мәскәү шәһәр Думасы депутатлары беренче укылышта закон проектын хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев