Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Якташыбыз, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваның гаебе юк

Сөенечле хәбәр: Камилә Вәлиева Олимпия уеннарында чыгышын дәвам итәчәк.

Якташыбыз, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева киләсе  ярышларда - кыска программа  буенча  чыгыш ясый алачак.  
 Россия фигуралы шуучыларының команда ярышларында яулаган алтын медаленә дә спортчыларга тапшырылачак. Бу хакта  “Чемпионат” спорт порталы хәбәр итте.

Моңа кадәр Пекин Олимпиадасында команда ярышларында, янәсе, Россия командасыннан бер спортчының допинг-тестында триметадизин препараты табылу сәбәпле, җиңгән һәм призлы урыннар яулаган фигуралы шуу осталарын бүләкләүнең кичектерелүе турында хәбәр иткән идек. Татар кызы, горурлыгыбыз Камиләгә 15ендә булачак ярышларда да, җиңү бәхете елмайсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев