Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шешкә тарыма!

Кайбер витаминнар организмга җитди зарар китерергә мөмкин, ди белгечләр

А, Е, Д, С витаминнарын үз белдегең белән күпләп кулланганда үлемечле авыруларга таруың бар.
Мисал өчен, яшәртү сыйфатына ия дип гүзәл затлар кулланырга яратучы Е витаминының зур бәлагә китерүе ихтимал.
Аны тиешле анализлар биргәннән соң, табиб кушса гына эчү кирәк. Артык күләмдә кулланганда ул организмда туплана һәм йөрәк авыруларына, хәтта яман шешкә китерергә мөмкин.
С витаминын күпләп эчү шикәр чиреннән җәфаланучыларга бик куркыныч, ди табиблар. Әлеге витамин аркасында организмда зур тайпылышлар килеп чыга, йөрәк өянәгеннән вафат булу хәвефе бермә-бер арта.
Озак вакыт дәвамында А витаминын куллану үпкә яман шеше килеп чыгу хәвефен 28 процентка арттыра.
Организмга фолий кислотасы күпләп керсә, адәм баласында онкологик авырулар килеп чыга.
Әлеге нәтиҗәләрне галимнәр 1993-2005 елларда үткәрелгән махсус тикшеренүләргә таянып хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев