Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгынга каршы режим вакытында штрафлар икеләтә артты

Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышы узды.

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Илмир Шәяхмәтов Татарстан территориясендә 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим игълан ителүен искәртте.

Янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар ике тапкыр артты: гражданнарга – 2дән 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 15тән 30 мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр; юридик затларга – 200 меңнән 400 мең сумга кадәр.

Ел башыннан бирле шәһәрдә 8 чүп-чар һәм коры үлән януы теркәлгән. Янгыннарның төп сәбәбе – ут белән саксыз эш итү, коры үсемлекләрне һәм чүп-чарны вакытында җыеп алмау. Шуңа күрә шәһәрдә янгыннар санын киметүгә юнәлдерелгән янгын-профилактик чаралар комплексы оештырылачак, патруль төркемнәре саны арттырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев