Банк картасын ул урамда тапкан.
Яр Чаллыда 51 яшьлек шәфкать туташы банк картасын югалткан һәм ни өчендер аны блоклап куймаган.
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, банк картасын 32 яшьлек ир-ат тапкан. Аны хуҗасына кайтарасы урында, ул 31 июльдә дүрт сәгать дәвамында кибетләрдә йөреп, төрле әйберләр сатып алган. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.
Зыян күләме 10 мең сум тәшкил иткән. Ир-ат китергән зыянны тулысынча түләгән. Бу судта йомшарткыч хәл булып торачак.
Әлеге факт буенча 158 маддәсенең 3 өлеше "г" пункты "Урлау" буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче элегрәк берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Фото: news.myseldon.com
Нет комментариев