Яр Чаллыда балалар өчен бизнес-мәктәп ачылды
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда балалар өчен бизнес-мәктәп ачылды

Дәресләр ял көннәрендә атнага бер тапкыр, икешәр дәрес, "НУР" яшьләр үзәгендә уза.

«Нигез салучы» бизнес-мәктәбендә 6-15 яшьлек балалар төрле факультативлар буенча белем ала: тайм-менеджмент өйрәнәләр, үз-үзеңә ышанырга өйрәнәләр.
Дәресләр база формасында да, анда теория өйрәнелә, шулай ук гамәли формада да уза. Моннан тыш, даими рәвештә мастер-класслар һәм практикумнар, җыелышлар, тәҗрибә туплау өчен дөнья компанияләре һәм брендлары офисларына танышу экскурсияләре оештырыла. Ел ахырында тәрбияләнүчеләр үзләренең остазлары белән бергә эшәп чыгарган проектларын яклыячаклар: коммерция ягыннан - табыш алу, социаль яктан - кешеләр тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


уку

Нет комментариев