Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби флешмоб дәвам итә

13 апрельдән Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде.

Бүгенге көндә флешмобка Россиянең төрле почмакларыннан: Мари-Эл, Чувашия, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләреннән, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Зәй, Минзәлә, Актаныш, Тукай, Сарман, Мөслим районнарыннан өч йөздән артык кеше кушылды. Флешмобта катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен рус, татар, инглиз телләрендә укыдылар, шулай ук аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Әлеге флешмобның үзенчәлеге шунда: анда төрле милләт, яшь һәм һөнәр ияләре катнаша.

Флешмобта катнашучыларның берсе Сарман муниципаль районында яшәүче Мәйсәрә Шакир кызы Шакирова булды, аңа 101 яшь. Ул Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укыды. «Күбәләк» шигырен Актаныш авылыннан флешмобта иң яшь катнашучыларның берсе Нигина Ибраһимова сөйләде, аңа нибары 2 яшь.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый, әдәби флешмоб 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Флешмобның төп хештэглары: #ЧелнычитаютТукая#ЧаллыТукайныукый#ТукайлыЧаллы#ЧитаемТукая#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов#100летТАССР

 

 

 

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев