Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк

28 апрельдә 10:30дан 15:00 сәгатькә кадәр шәһәр юлларының берьюлы берничә участогында транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

Хәрәкәт Металлургия урамы буенча Техническая урамы белән Моторная урамына кадәр, Моторная урамы буйлап Металлургия урамы киселешеннән башлап Промышленная урамына кадәр ябык булачак. Чикләү җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган шосседа велоспорт буенча ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеген үткәрү белән бәйле.

 

http://nabchelny.ru/news/35887

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев