Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт ала

1 августта "КАМАЗ" мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе старт ала.

1 августта "КАМАЗ" мәдәният сараенда ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Бөтенроссия акциясе кысаларында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен канцелярия товарлары җыю буенча хәйрия акциясе старт ала. Мәктәп портфеле комплектының составы традицион булып кала – канцтоварлар: дәфтәрләр, язма кирәк-яраклар, көндәлекләр, пеналлар, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма һәм башкалар.

Чаллылыларны акциядә катнашырга һәм 22 августка кадәр "КАМАЗ" мәдәният сараена гуманитар ярдәм китерергә чакыралар. Балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшыру тантанасы 23 август көнне 17:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараеның АРТ-мәйданында уза.

 

 

http://nabchelny.ru/news/37344

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев