Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары күңелле узачак (+афиша)

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак.

Татарстан Республикасы һәм  шәһәр көне уңаеннан Чаллыда төрле чаралар үткәреләчәк. 
26 августта шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллының мактаулы гражданнарын кабул итәргә җыена. 29 августта Әҗмәкәйдә мэр кубогына мотокросс оештырыла. 
«Акварель-2021» чәчәкләр фестивале 29 һәм 30 август көннәрендә үтәчәк. Чәчәк композицияләре Хәсән Туфан проспектының Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәрге мәйданында урнашчак. Кунаклар өчен чәчәк-декоратив үсемлекләр ярминкәсе дә була. Ике көн дәвамында биредә «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрчелеге,  декоратив-гамәли сәнгать фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар да узачак. «Акварель-2021» чәчәкләр фестиваленә йомгак ясау, катнашучыларны бүләкләү һәм бәйрәм концерты 30 августта 14 сәгатьтә Яр буе паркының кече мәйданында узачак. 
Шәһәр мэры  Наил Мәһдиев үзләре яшәгән йорт янын матурлауга зур өлеш керткән чаллылыларны  бүләкләү мөмкинлеге табарга кушты. «Бездә йортның беренче катында гына түгел, 6нчы катта яшәүчеләр дә ишек алларында матур чәчәкләр үстерә. Шәһәрне бизәүче мондый кешеләрне хөрмәтләргә кирәк», - диде ул. 
30 августта 11 сәгатьтә шәһәр ипподромында көрәш һәм ат чабышлары да була. Биредә, шулай ук «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективлары чыгыш ясый. 
13 сәгатьтә бәйрәм программасы "Азатлык" мәйданында башлана. 12 сәгатьтән Чаллылыларны Сидоровка паркында, 14 сәгатьтән исә Җиңү паркында бәйрәм белән котлаячаклар.
30 августта 17 сәгатьтә Яр буе паркында «Яраткан Татарстаным, синең өчен җырлыйм» дип исемләнгән бәйрәм концерты була. Анда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов һәм Россия эстрада йолдызы JONY чыгыш ясый. Соңыннан - бәйрәм салюты. 

Барлык вакыйгалар шәһәр афишасында тәкъдим ителгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм афиша