Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә урта медицина персоналы саны арта

Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсендә яшь белгечләрне җәлеп итү буенча зур эш башкарыла.

- Быел безгә республиканың төрле шәһәрләреннән: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә һәм Алабугадан медицина колледжларын тәмамлаучылар эшкә урнашты. Аларның күбесе максатлы килешүләр төзеде, - дип фикерләре белән уртаклашты 5нче шәһәр хастаханәсенең баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова. - Күпчелек урта медицина хезмәткәрләре диплом алды практикасы вакытында ук безгә эшкә урнашырга дигән карар кабул иттеләр. Быел медицина көллиятен тәмамлаган 83 кеше безнең тату коллективның бер өлешен тәшкил итә.  
Гөлназ Шәүкәт кызы 2021 елның 15 сентябренә әлеге хастаханә буенча урта медицина персоналы белән комплектлану 89% тәшкил итә, кече персонал белән – 100% дип билгеләп үтте: “Безгә актив, максатчан яшь белгечләр килде, алар, бер минутка да шикләнмичә, 5 нче шәһәр хастаханәсенең вакытлы йогышлы госпиталендә эшләргә, бөтен көчләрен коронавирус инфекциясе һәм хастаханәдән тыш пневмонияле пациентларга ярдәм итүгә юнәлдерергә дигән карар кабул иттеләр”.
Алар арасында - Казан медицина көллиятен тәмамлаган, урта медицина  хезмәткәре Раил Равилов та бар. Ул интенсив терапиянең реанимация палатасында эшли, анда авыр хәлдә булган пациентлар ята. Алар яшь белгечебезнең игътибарлылыгын, җаваплылыгын, һөнәри осталыгын һәм күңел җылысын билгеләп үтәләр. Раил Равиловка 21 яшь, ул аңлы рәвештә үзенең тормыш юлын сайлаган һәм аны медицинага багышларга булган.
- Мин бабам эзеннән киттем. Шуңа күрә медицинага тартылдым дип әйтергә була, - дип уртаклашты ул. - Мин хирург булырга телим. Әлбәттә, мин армиядән соң ук медицина университетына укырга керә ала идем, тик һөнәремнең асылына төшенергә тиешмен дигән карарга килдем.
Раил Равилов шулай ук тхэквондо һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнә, быел ул медицина хезмәткәрләре арасында йөгерү буенча шәһәр спартакиадасында призлы урын яулады.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка коронавирус