Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярдәм кулы суздылар

С.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе хезмәткәрләре хәйрия чараларында актив катнашалар. Алар янгында зыян күргән Юлия Кочнева гаиләсенә 127 мең сум акча җыйдылар.

Бу Юлия Кочнева гаиләсенә тапшырылды. Комбинатта эшләүче Юлиянең 37 яшьлек энесе һәм аның 12 яшьлек кызы  бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында һәлак булды. 7 яшьлек кызы бәхеткә исән калды. Тәне бик нык пешеп, ул республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланып чыкты. Хәзер кыз дәвалануын өйдә дәвам итә. Гаиләдә тагын бер бала үсә. Аларның әниләре хореография студиясендә эшли. Үзләренә ярдәм иткән өчен гаилә комбинат хезмәткәрләренә рәхмәтле. 

Фото: smartik.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм