19, 20 декабрьдә «Яңа ел казы»бәйрәм алды ярминкәләре узачак.
Чаллының ярминкә мәйданнарына 100 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән
Автошәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, алар даими эшләүче 3 мәйданчыкта уза.
Кисә, 14 муниципаль районнан 11 млн. сумлык 100 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кайтарылган, 260 сәүдә урыны оештырылган. Ипподром һәм "Төзүче " стадионы территориясендә Тукай һәм Менделеевск муниципаль районнары тарафыннан концерт программалары оештырылды.
19, 20 декабрьдә шәһәрнең ике мәйданчыгында – ипподром территориясе, «Төзүче» стадионы каршында «Яңа ел казы»бәйрәм алды ярминкәләре узачак. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук расланган режимда өч ярминкә мәйданчыгында эшләячәк.
Яр Чаллы шәһәре рәсми сайты
Нет комментариев