Яшь эшмәкәр – 2015
28 нче майда Чаллыда "Автошәһәрнең яшь эшмәкәре-2015" шәһәр конкурсы үткәрелә. Анда 35 яшькә кадәр актив һәм эше уңышлы барган эшмәкәрләр катнаша. Конкурс "Яшь эшмәкәр-2015" федераль конкурсының шәһәр этабы булып тора. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара торган яшь талант ияләрен ачыклауга, илнең социаль-икътисади үсешенең мөһим алшарты буларак яшь эшмәкәрлекнең позитив образын...
28 нче майда Чаллыда "Автошәһәрнең яшь эшмәкәре-2015" шәһәр конкурсы үткәрелә. Анда 35 яшькә кадәр актив һәм эше уңышлы барган эшмәкәрләр катнаша.
Конкурс "Яшь эшмәкәр-2015" федераль конкурсының шәһәр этабы булып тора. Ул эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара торган яшь талант ияләрен ачыклауга, илнең социаль-икътисади үсешенең мөһим алшарты буларак яшь эшмәкәрлекнең позитив образын формалаштыруга юнәлдерелгән. Бәйгенең жюри составына танылган бизнес вәкилләре һәм эшмәкәрлек өлкәсендәге экспертлар керә. Катнашучыларга "Бизнес-башлангыч", "Бизнес-старт", "Бизнес-уңыш" номинацияләре буенча бәя бирелә.
Бәйгене оештыручылар - Яшь эшмәкәрләр ассоциациясе, "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү буенча бүлеге һәм Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм идарәсе ярдәме белән "Заман" яшьләр үзәге. Яр Чаллыда конкурс өченче тапкыр үткәрелә. 2013 нче елда җиңүчеләр булып "TIME сквер" анти-кафе проекты белән Динара Касыймова һәм Екатерина Булатова танылган иде. 2014 нче елда "Автошәһәрнең яшь эшмәкәре-2014" исеменә шәһәрнең IT-парк резиденты Равил Беришев («Quadratic" проекты) лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев