Яшь Ленинчылар бульварын реконструкцияләү төгәлләнә
Яңалыклар тасмасы

Яшь Ленинчылар бульварын реконструкцияләү төгәлләнә

Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, объектның әзерлеге 80% тәшкил итә

Яшь Ленинчылар бульварын реконструкцияләүнең беренче этабы тәмамланып килә, ул 2020 елга төзекләндерү планына кертелгән. Татарстан Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, объектның әзерлеге 80% тәшкил итә. Соңгы ике атнада эш динамикасы-8%.

Бульварда хәзер тротуарларны җәю һәм салу, территорияне яшелләндерү эшләре бара. Инде яктырту урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, Реконструкция 180 млн сумга төшәчәк. Бу елга финанслау лимиты 101 млн. сумны тәшкил итә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев