Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Яшьләр көне – 2017"гә Елка килә

24 июнь көнне Чаллыда "Яшьләр көне - 2017" узачак. Узган елдан аермалы буларак, быел барлык бәйрәм чаралары Мәйданда оештырыла. "Яшьләр көне"н кичке сәгать дүрттә интерактив мәйданчыклар эше ачып җибәрә. Алар Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып Мәйданга кадәр территория буенча урнаштырыла.

Гомумән, анда йөздән артык күңел ачу һәм сәүдә нокталары эшлиячәк. Анда рок һәм төсле төтен фестивале, авто-мотошоу, спорт чаралары көтелә. Бәйрәмнең төп концерт программасы "Мәйданда" кичке сәгать биштә башлана. Анда шәһәребезнең яшьләр коллективлары, төрле иҗади бәйгеләр һәм фестивальдә җиңү яулаган яшь талантлар катнашачак. Концертның төп йолдызлы кунагы - Россиянең иң популяр һәм күпсанлы номинацияләргә ия булган жырчысы "Ёлка" булачак. Аны шәһәр администрациясе чакырды. Моннан тыш яшьләр өчен тагын бер махсус кунак - диджей Фаворит белән зур дискотека да әзерләнгән.

Күңелле чаралар кичке сәгать унда зур салют белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев