Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язгы авитаминозны ничек җиңәргә?

Язгы кояш елмаеп, күңелләрне җылытса да, бу вакытта күпләребезнең организмы витаминнарга кытлык кичерә. Ризык белән кергән витаминнар гына җитми башлый.

Кешеләр еш кына хәлсезлектән җәфалана, юктан гына кәеф төшә, эшкә дәрт сүнә, тырнаклар сына, чәч коела, тире кибә һәм башкалар. Боларның барысы да авитаминоз нәтиҗәсе. Бу халәтне ничек үткәрергә? Линуза Ганиева исемендәге 4нче шиафаханә табибы Гөлназ Вәлиуллина шәһәрдәшләргә үзенең киңәшләрен бирде. 

– Беренчедән, авыруны ачыклап, төгәл диагноз кую өчен анализлар бирергә кирәк. Хәлне яхшырту өчен организмны актив матдәләр белән баету зарур. Дәвалау системалы һәм комплекслы алып барылырга тиеш. Витаминнарны табиб белән киңәшеп эчегез. 

Язгы авитаминоз вакытында организмга күбрәк B төркеме витамин¬нары җитми. Алар нерв системасы эшчәнлегенә йогынты ясый, шунлыктан игътибарлылык югала, кеше төшенкелеккә бирелә, кәефсезләнә. Ә В төркемнә керә торган витаминнар кешене арудан саклый, эчәкләр эшчәнлеген җайга сала, хатын-кызга күремне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә.
Шулай ук бу чорда организмга C, D, E, K витаминнары да җитмәскә мөмкин. C витамины орга¬низм¬ның табигый саклау көчен активлаштыра, кан тамырларын ныгыта, теш казналарының ныгыта.

D витамины кальцийны үзләштерергә булыша, йокы һәм аппетитны көйли. 

E витамины – тире күзәнәкләрен тышкы һәм эчке тискәре факторлардан саклый торган табигый антиоксидант. Ул зәйтүн маенда, яшелчәләрдә һәм яшел суган, укроп, салатта күп.

A витамины исә күзнең челтәрле кабыгының капиллярларын тергезә һәм күрү сәләтен саклый. Шулай ук тире катламының ныклыгын тәэмин итә. Ул балыкта, фасольдә, сыер итендә күп.

K витамины кан әйләнеше системасы эшчәнлеген җайлый. Бу чорда витаминнар һәм минераллар комплексын эчү генә дә җитми, туклану рационын баету да зарур. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашагыз. Болар барысы да сәламәтлекне сакларга, авитаминозны җиңәргә булыша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев