Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәйге каникуллар чорында балаларның мәшгульлеге һәм ялы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Чаллы Шәһәр Советында мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды.

Агымдагы елның җәйге каникуллары вакытында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда 19890 баланың ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру планлаштырыла.

2022 елның җәендә түбәндәге шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьлары базасында балаларның ялын оештыру планлаштырыла: «ЗАО КамАЗжилбыт»ның  «Саулык» Сәламәтләндерү комплексы: «Звездный»; «Солнечный», «Крылатый»; «Росинка»; «Бумажник» КБК; «Солнышко» («Радуга» профилакторие).

Моннан тыш, мәктәп яны лагерьлары эше дә оештырылачак.

Быел мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен өстәмә эш урыннары булдыруга шәһәр бюджетыннан 11 млн 685 мең сум бүлеп бирелгән. Бүлеп бирелгән сумма ике сәгатьлек эш көне белән 2400 кешегә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хезмәт хакы 5989 сум тәшкил итәчәк.

«Билгеләп үтәсе килә, барлык муниципалитетлар да мондый карар кабул ителми. Чаллыда инде берничә ел рәттән җәйге чорда балаларны эшкә урнаштыру өчен бюджет чаралары бүлеп бирелә», - диде Рамил Хәлимов.

«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» директоры Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, укучыларны эшкә урнаштыру эше гыйнвар аенда ук башлана: шәһәр оешмалары һәм учреждениеләренә хатлар җибәрелә, укучыларны эшкә урнаштыру күләмнәре өйрәнелә.

Мәсәлән, 2021 елда эш нәтиҗәләре буенча 40тан артык оешма балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация сорап мөрәҗәгать иткән, аларның 34е белән 3150 эш урынына балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча уртак эшчәнлек турында килешүләр төзелгән.  2853 кеше эшкә урнаштырылган.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев