Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ышаныч”та – ачык ишекләр көне

14 октябрьдә "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтәү үзәге "Энергетик" мәдәният сараенда ачык ишекләр көне үткәрә. Мәгълүм булганча, Эльвира Мифтахова җитәкчелегендәге әлеге коллектив социаль яклауга мохтаҗ шәһәрдәшләребезгә күп төрле ярдәм күрсәтә. Социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып ашарга пешерәләр, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен акча түлиләр.

Кибеттән азык-төлек, даруханәдән дарулар алып кайтып бирәләр. Шәһәрдәшләребез олы йөрәкле, шәфкатьле һөнәр ияләренә рәхмәтле. Әлеге коллектив авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга матди һәм психологик ярдәм күрсәтә. Ел саен "Мәктәпкә барырга булыш" республика акциясе кысаларында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүгә дә үзләреннән өлеш кертә. Кыскасы, биредә авыр хәлдә калган гражданнарга гамәлдәге кануннар нигезендә хезмәт күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев