Җылылык өчен бурыч 73 млн сумнан артык
Иң күп бурыч кемнеке?
Чаллы – җылылык өчен кулланучылардан акча җыю буенча республикада алдынгылар исемлегендә.
«Шулай да бурыч бар. Ул 1 майга 73,3 млн сум тәшкил итә. Аны киметү өчен идарә итү компанияләренә эшләргә кирәк, – диде «Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин. – Алдагы елга караганда бурыч 14,6 млн сумга артты. Иң күп бурыч «Центральный», «АНГ» компанияләренеке. Беркайчан бурычы булмаган «Бумажник» идарә итү компаниясенең җылылык өчен буырчы 8 млн сум. Бу безне бик борчый».
Дебиторлык бурычын киметү юнәлешендә «Жилкомсервис» идарә итү компаниясе яхшы эшли.
«Автозаводский», «Продом» компанияләренең күрсәткечләре яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев