Бер атна эчендә Татарстан торак инспекторлары төрле шәһәрләрдә күп фатирлы 70 йортны тикшергән.
Белгечләр барлыгы 74 хокук бозу очрагын ачыклаган, шуларның 49ы җылылык чорына әзерлек буенча.
Мисал өчен, Чаллының «Жилкомбыт-Сервис» идарәче компаниясенә караган 19/2, 19/3 йортларында. Йортларның кышкы шартларда эксплуатациягә әзерлек паспортлары торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында да урнаштырылган, ягъни, документ буенча, йортлар җылылык җибәрүгә әзер. Әмма тикшерү барышында 19/2 номерлы йортта инспекторлар подвалны су басканлыгын, аның яктыртылмаганлыгын һәм чүп-чар белән тулганлыгын ачыклаган .
19/3 номерлы йортта отмостка, цоколь җимерелгән, подвал һәм чорма чүп-чар белән тулган. Идарәче компаниянең баш инженеры административ җаваплылыкка хөкем ителгән һәм 25 мең сумга штрафка тартылган.
Нет комментариев