Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җылылык торбалары 56%ка тузган

Быел 19,3 км ремонтланачак.

ГЭС посёлогында җылылык торбалары яңартыла. Яз иртә килү сәбәпле, эшкә бер ай алдан керештеләр. Бүгенге көндә 240 метр озынлыктагы торба алыштырыла. Йортларда яшәүчеләр кыенлыкларны сизми  - җылылык башка торбалар аша килә.  

«Чаллының өстенлеге шунда, инженерлык коммуникацияләрнең күбесе боҗралар системасы буенча эшләнгән. Без эшне җылылык һәм кайнар суны туктатмыйча башкара алабыз», - ди «Татэнерго» АҖнең «Чаллы җылылык челтәрләре» филиалы директоры Айрат Зәйнуллин.

Җылылык торбалары шәһәрдә 56 процентка тузган. Бу 200 км челтәрне алыштырырга кирәк дигән сүз. 

«Җылылык торбаларын ремонтлауга 1 млрд 300 млн сум бүленеп бирелде. Шәһәрдә җылылык торбаларының гомуми озынлыгы - 742 км. Быел 19,3 км ремонтлаячакбыз. Бу якынча 2,6 процент. Узган ел да шл күләмдә эш башкарылган иде», - диде башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев