Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылылык торбалары ремонтланды

Йортларга кайнар су бирелде.

16 июльдән Чаллыда җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның дүртенче этабы башланды. Нәтиҗәдә 189 йорт, 12 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 14 сәламәтлек саклау учреждениесе кайнар сусыз калды. 19 июльдә кайбер йортларга кайнар су бирелде.

«Объектларны тизрәк ремонтлап, халыкны кайнар су белән тәэмин итү өчен бригадалар ял көннәрендә дә эшлиләр. 21 июльдә 100дән артык йортка кайнар су бирелде», – дип хәбәр иттеләр «Татэнерго» АҖ филиалы «Чаллы җылылык челтәрләре» предприятисенең матбугат хезмәтендә. 

Гидравлик сынау барышында торбаларда ачыкланган 10 төзексез урын төзәтелгән. 

Опрессовкалауның дүртенче этабы 29 июльдә тәмамаланырга тиеш. 

30  июльдә бишенче этап башлана. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гидравлик сынаулар