Җылыту җайланмаларын дөрес куллан
Көз-кыш айлары керү белән янгынга китергән сәбәпләр дә үзгәрә.
Бу чорда халык күпләп җылыту җайланмаларын куллана башлый. Кемдер мич кабыза, берәүләр үзләре ясаган җылыту чараларын куша, кайберәүләр исә кибеттән алганын да дөрес кулланмый. Автозавод районы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Линар Вәлирахманов янгынны булдырмас өчен киңәшләрен бирде.
Кондиционерлар
Кайберәүләр кондиционерларны җәен бүлмәне суыту өчен, кышын җылыту өчен куллана. Ике очракта да электр чыбыкларын тикшереп торырга кирәк. Кондиционер аркасында Чаллыда 2023 елда «Камарумс» кунакханәсендә янгын чыккан иде, фасадка да шактый зур зыян килде.
Электр мичләре
Электр мичләрен киемнәрен киптерү өчен каплап куючылар бар. Болай эшләргә ярамый, алар кызып, янгын чыгарга мөмкин. Үзләре ясаган электр җайланмаларын да кулланырга ярамый. Аларның йөкләнеше туры килмәскә мөмкин. Иң яхшысы – заводта җитештерелгәнен кабызу. Көзен һәм кышын бакчачылык ширкәтләрендә электр җылыткычлары аркасында янгыннар күп килеп чыга. Сентябрь аенда «Восход» бакчачылык ширкәтендә килеп чыккан янгынның сәбәбе дә җылыткыч булырга мөмкин. Янгында ике кешенең гомере өзелде.
Электриканың төзек булуы
Фатирдамы, йорттамы, электриканы гел карарга – янгыннарның 80 проценты шуның аркасында килеп чыга. Узган атнада Рубиновая урамында янгын килеп чыкты. Хатын-кызның тәненең күп өлеше пеште, ул хастаханәдә. Анда гараж йортка тоташкан. Шунда машина да торган. Әлегә тикшерү бара, әмма алдан фаразлау буенча, барысына да электрика белән проблемалар сәбәпче булырга мөмкин.
Розеткадан алып калдырырга
Фатирдан чыкканда, суыткычтан кала, барлык техниканы да розеткадан алып калдырырга. Электр озайткычтан да шнурларны алып калдырырга кирәк. Электр озайткычта компьютер, принтер, микродулкынлы мич кушылып калса, янгын чыгарга мөмкин, гәрчә, бу техниканы кабызмасаң да. Заводларда микродулкынлы мичләр аркасында янгын чыгу очраклары күзәтелде. Эш көне тәмамлангач техниканы розеткадан алмыйча калдыручылар да булды. Әгәр электр чыбыгы шкаф артында кысылып, аңа зыян килсә, ут чыгасы билгеле. Телефон зарядкаларын да уттан алып калдыру зарур.
Төтен турында автоном хәбәр итүче җайланма куегыз
Бу җайланманы һәркем куя ала. Аны ике яклы скотчка да беркетеп була, җайланма батарейкалар белән эшли. Ул үзе кечкенә генә, әмма кеше гомерләрен саклап кала.
Февраль аенда бер фатирда янгын килеп чыкты. Әниләре иртән эшкә киткән, ире төнге сменадан кайтып йокларга яткан, улларына мәктәпкә икенче сменага гына булгач, йокыдан тормаган әле. Боларның фатирында электрика аркасында янгын чыккан. Әниләре улын мәктәпкә уятырга шалтыратып кына, фаҗига булмый калган. Мин вакыйга урынына үзем дә бардым. Түшәмдә төтен турында хәбәр итү җайланмасы бар иде, махсус алып карадым, әмма аның батарейкалары юк иде. Шуңа да бу приборны алып, аның төзеклеген дә контрольдә тотарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев