Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Артур Хәсәновка ни булган?

Хәлен белешер өчен, бертуган абыйсы белән элемтәгә кердек.

Ватсап чатларында "Киек каз юллары" җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов һәлак булган дигән имеш-мимешләр таралды. Бу хәбәр күпләрне борчуга салды. Артурның хәлен белешер өчен, бертуган абыйсы белән элемтәгә кердек. Ул: "Мондый сорау белән шалтыратучы сез генә түгел. Аллаһка шөкер, энем белән сөйләшеп торабыз. Гадәттәгечә ул: "Бар да яхшы", - диде. Концертларга кайтып йөри алмый, әлбәттә. 

Күптән түгел "Киек каз юллары" җыры авторы Гүзәлия дә үзенең социаль челтәрендә: "Артурны концертымда күрергә телисезме?" - дип сораштыру үткәргән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес