Җырчы Асия Әхмәтшина: «Улыбызның музыкасы космоста да яңгырый»
Ул уллары турында сөйләде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина белән элемтәгә кереп хәлләрен белештек.
– Казанда яшәүче улыбыз Айдарның студиясе бар. Улым аранжировкалар ясый, көйләр яза, әтисе кебек музыкаль инструментлар да төзәтә. Миңа клиплар эшли. Без аларны гади генә итеп төшерәбез. Вәсимнең җырлары истәлеккә халык арасында калсын дибез. Без бу дөньядан киткәч тә, бәлки кемдер эзләп табып (интернетта югалмаса репертуарына алып, бу җырларны халыкка җиткерер дип өметләнәбез. Җырларыбыз исемсез булмасын дип, шагыйре дә, композиторы да язылсын дип тырышабыз. Быел Вәсимнең 12 җырына клип төшердек, – диде ул.
Америкада яшәүче уллары Эдуард та профессионал музыкант.
– Ул гомерен саксафонга һәм музыкага багышлады. Бүгенге көндә Американың Техас штаты Хьюстен шәһәрендә яши. Хатыны үзеннән 25 яшькә яшьрәк. Кызларына сентябрьдә ике яшь тулды. Айла безгә «әби, бабай» дип әйтә, – дип сөенче белән уртаклашты җырчы.
Әхмәтшиннарның киленнәре Ясмин скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык системасында инженер булып эшли. «Америкада декрет ялы юк. Балага ике ай тулганчы үз хисабына өйдә булды, аннары баланы мәктәпкә бирделәр. Эдурад косманавтлар белән даими очрашып тора. Күптән түгел косманавтларга аның музыкасын җибәргәннәр. «Без Эдуард Әхмәтшинны күптән беләбез. Әмма аның музыкасы бездә юк иде әле», – дип сөенеп кабул иткәннәр. Без дә улыбызның музыкасы космоста яңгыравына сөенәбез», – диде Асия ханым.
Тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Фото Асия Әхмәтшинадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев