Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Динар Шәрәфетдинов тормышында шатлыклы вакыйга

«Әтиемне сөендерә алу – минем өчен зур бәхет», – ди ул.

Чаллыда туып-үскән, яшь җырчы Динар Шәрәфетдинов тормышында шатлыклы вакыйга булды. 

Ул Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар фестивалендә катнашып, лауреат исемен алды.

– Минем өчен мондый мәртәбәле бәйгедә катнашу – зур бәхет. Мин анда Элмир Низамовның «Хәйдәр» җырын башкардым. Бу җыр мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичевка багышланган. Жюри әгъзаларына чыгышымны югары дәрәҗәдә бәяләгәннәре өчен рәхмәт. Мин иҗаттагы уңышларым белән әтием Дәниф Шәрәфетдиновны сөендерә алуым белән бәхетле, – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына.

Сүз уңаеннан, Динар Шәрәфетдинов былтыр әлеге мәртәбәле бәйгедә икенче урын алган иде. 

Фото Динар Шәрәфетдиновтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәниф Шәрәфетдинов