Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Флүрә Талипова гаиләсенә кайгы килгән

«Йөрәктәге яралар сискәндерә», - ди ул.

Чаллыда яшәп, актив иҗат итүче автор-башкаручы Флүрә Талипова гаиләсенә соңгы елларда бер-бер артлы авыр кайгылар килә. Җырчы аларны бик авыр кичерә. 

«Адәм баласына югалтулар җанны яралап килә. Соңгы елларда безнең гаиләдә югалтулар ешайды. Тугыз ел элек олы апамның өченче баласы Дим туганым 26 яшендә вакытсыз китеп барды. Узган ел каты чирләп икенче апам мәңгелеккә күзләрен йомды. Болар – йөрәктәге мәңге төзәлмәслек яралар», – ди җырчы.

Шушы көннәрдә Флүрә Талипова гаиләсенә тагын авыр кайгы килгән.

«Ике туган абыйның китеп баруын ишеткәч, күңел дөньям сискәнеп китте. Урыннары җәннәттә булсын туганнарымның», – ди ул. 

Фото шәхси архивтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Флера талипова