Җырчы Гөлназ Сираева кияүгә чыкты
Туйда кемнәр булган?
Популяр җырчы Гөлназ Сираева тормышында шатлыклы вакыйга. 5 январьда аның никах туе булды.
Җырчы «Күңел» радиосының эллеккеге алып баручысы Илгиз Исламгәрәевкә кияүгә чыкты.
Яшьләргә никахны хәзрәт Рамил Юныс укып, таныклык тапшырды.
"Ак төстәге никах таныклыгы сайлагансыз. Ул саргаеп бетсен. Балаларыгыз, оныкларыгыз аны күреп әти-әниебез, әби-бабабыз озын гомер иткәннәр дип горурлансыннар. Бәхетле булыгыз, гел бергә булыгыз", - диде ул.
Мәҗлестә Гөлназ белән Илгизнең иң кадерле кешеләре, туганнары, дуслары бар иде.
Гөлназның якын дусты җырчы Ильмира Нәгыймова туй мизгелләрен социаль челтәрдә күрсәтте.
"Бүген минем якын дустым Гөлназ Сираеваның туй көне. Котлыйм, җаныкайларым», – дип язган ул.
Җырчы Диләрә Илалетдинова да яшьләргә бәхет теләп, үзенең матур җырын бүләк итте.
Фото скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев