Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Гүзәл Әхмәтованың кызы кем булырга хыяллана?

Танылган артист кызы турында «Шәһри Чаллы»га сөйләде.

Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова  Амалия исемле кыз тәрбияли. Аңа 5 яшь, октябрьдә 6 тула. Амалия бик сәләтле, җыр-моңга тартыла ди әнисе. 

"Балалар бакчасына йөрибез, җырлыйбыз, биибез. «Менә бит микрофоным да бар, ник мине үзең белән сәхнәгә алып чыкмыйсың? Минем дә җырлыйсым килә», – ди ул миңа. Баламның теләге булгач, киләчәктә алып та чыгармын әле. Озак еллар популяр булган «Сау булыгыз, ак каеннар!» җырын яратып җырлый. Бәлки шушы җыр белән чыгыш ясарбыз дигән уйларым бар. Шул ук вакытта аның табиб булырга да теләге бар. Алдагысын инде вакыт күрсәтер", - ди җырчы. 

Гүзәл Әхмәтова "Шәһри Чаллы"дан - Пятачок" концертында чыгыш ясаячак. Бәйрәм бүген, 13 сентябрьдә Җиңү паркында узачак. Концертта Гөлдания Хәйруллина, Гөлнара Тимерҗанова, Ринат Хәмәдиев, Габидулла Хөрмәтуллин, Инзилә Сәлимова, Ринат Насыйров та катнашачак. Алыштыргысыз алып баручыларыбыз - Резида Ганиева һәм Илнур Гомәров. Килми калмагыз!

Фото Гүзәл Әхмәтованың шәхси архивыннан алынды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы йолдызлары