Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы, музыкант Илназның әнисе: «Улым өчен борчылам»

Тырышлык белән килгән җиңүләр.

Сәләтле шәһәрдәшебез – 29нчы гимназиянең тугызынчы сыйныфында һәм Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы музыка мәктәбендә белем алучы Илназ Харисов өчен узган атна аеруча тыгыз графикта үтте. «Кайбер көннәрдә ул берьюлы берничә чарада көч сынашты – бар чаралар да мөһим, мәртәбәле иде», – дип уртаклашты аның әнисе Альфира ханым.
– 13 апрельдә Илназ «Созвездие-Йолдызлык» республика телевизион яшьләр фестиваленең Казандагы этабында чыгыш ясады, шул ук көнне Чаллыда Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге Камера оркестры белән дә сәхнәгә чыгарга тиеш иде, тик кайтып җитәргә өлгермәдек. Икенче көнне фестивальнең икенче этабында катнашып, гала-концертта бүләкләнде – өченче урынга лаек булды.
Ул Казанда вакытта шәһәребездә үтә торган «Ел укучысы» («Ученик года») конкурсына да йомгак ясадылар – ул анда да җиңүче дип табылды.
18 апрель – иң тыгыз көн булды, чөнки Казанда өч конкурста катнашырга туры килде. Беренчесе – традицион мәдәният һәм халык сәнгате иҗатының XII Халыкара «Этномириада» конкурс-фестивале. 29нчы гимназия төркеме анда «Каз өмәсе» йоласын күрсәтте, Илназ баянчы ролен башкарды. Балалар өченче урын яуладылар.
Икенче чара – Нәҗип Җиһанов исемендәге «Татарстан мирасы» татар мәдәнияте, музыкасы һәм сәнгатенең VII халыкара конкурсы булды. Анда улым дуэт белән баянда уйнады. Нәтиҗәсе – Гран-при.
Өченче конкурс – «Аккордеон феериясе» («Феерия аккордеона») Халыкара бәйге-фестивале иде. Анда Илназга дуэт белән баянда уйнаганы өчен икенче урын бирделәр.
Шунысын да әйтәсем килә: быел аңа мондый чаралар авыр бирелә, чөнки хәзерге вакытта аның тавышы табигый үзгәреш чоры кичерә. Шуңа аны сакларга, көчәнмәскә кирәк. Ә катлаулы музыкаль әсәрләр башкарганда бар мөмкинлекләреңне ачарга кирәк. Билгеле, улым өчен борчылам, дулкынланам, шул ук вакытта аның белән горурланам да, – диде Альфира ханым.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музыка уен кораллары