Җырчы Ильвира Хамматова сөйгәне белән никах укытты
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Ильвира Хамматова сөйгәне белән никах укытты

Кияү тумышы белән Сургут якларыннан.

"Бүгенге көнемә карап, бары шуны гына әйтәсем килә: барлык авырлык, сынауларны бу көнгә килеп җитү өчен үтү кирәк булган икән", - дип язган җырчы шәхси аккаунтында. "Бәхет телим көткәннәргә" дип өстәп тә куйган. Кияү Равил исемле. Тумышы белән Сургут якларыннан. Төзелеш өлкәсендә эшләве билгеле. 

Исегезгә төшерәбез, Ильвираның беренче никахтан 10 яшьлек Солтан исемле улы бар. 

Фотолар Ильвира Хамматованың шәхси аккаунтыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев