Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Иркә ирен тагын озатты

«Хәзер күңелдә моңсулык», - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты ирен махсус хәрби операция зонасына озатты.

Артур 31 августта чираттагы ялга кайткан иде. 

«Артурымны тагын озаттык. Кадерле кешене озатулар һәрвакыт авыр инде. Башка төрле уйлар килә. Аллаһы теләсә барсы да яхшы тәмамланыр. Ялда гел бергә булдык, бергә эшләдек. Артурыма багышланган «Өзелмәгән өмет» исемле җырны тамашачылар хозурына чыгардык. Хәзер күңелдә моңсулык... Гастрольләргә, тамашачылар янына чыккач, бу сагыну, сагыш бераз басыла инде. Артурым да, башка егетләр дә гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде», – диде җырчы «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә. 

 Фотолар Иркәдән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция Иркә