Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Иркәнең түземлеге беткән

Кемгә?

«Бу видеодан соң, бәлки, аңларлар, дип өметләнәм. Соңгы араларда, бигрәк тә Питрәчтәге  концерттан соң, минем эш машинасы артыннан бер машина күзәтеп йөри башлады. Аңа кадәр дә башка төрле машиналарның да торуларын күрдек. Мин, болай гына, дип уйлаган идем. Кая гына барсам да, безнең арттан йөрүче машина 159нчы регионнан. Машинаның маркасын әлегә әйтмим, номерлары да бар. Без  аны, әлбәттә, яздырып бардык. Машинаның хуҗасы яки вакытлыча хуҗасымы, мин кафега кереп утырсам да, үзенең барлыгын белдереп, кереп утыра.

Мин гаиләмне, сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Мондый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшмәдем. Дәшмичә утыру җитәр, дип уйлыйм. Яисә бүгенге көннән мине күзәтүдән туктарсыз, яисә закон буенча эш итәрбез,  прокуратурага гариза язачакбыз.
Кем турында сүз барганын якынча аңлыйсыздыр. Җитте! Җитте, шоу-бизнес уеннарын уйнавыгыз да, төрле яктан төрлечә кысуыгыз җитте. Мин беркемгә тигәнем юк, тимим дә, үз юлымнан барам, иҗатымны дәвам итәм. Нәрсә эшләсәгез дә, мин иҗатымны дәвам итәчәкмен! Яшәгез, эшләгез, үсегез! Үз кулыгыз астыгызда булган курчакларыгызны миңа һөҗүмгә җибәрергә кирәкми. Җитте! Без – гаиләм дә, мин дә арыдык. Бу хәл 1-2 ел гына бармый, еллар буена дәвам итә. Мондый видеоларны башка яздырмам, дип өметләнәм. Без бала-чага түгел. Сез дә 40 тирәсендә, мин дә 40тан узган. Бәхетле, күңеле чиста кеше мондый әйберне эшләми, шуңа сезгә Аллаһы Тәгаләдән  бәхет сорыйм, үз юлыгыздан йөрегез, әмма миннән башка», – ди җырчы.

Фото Иркәнең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Иркә Иркәнең ире