Аңа 88 яшь иде.
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева гаиләсенә авыр кайгы килде. Әтиләре Әбугали вафат булды.
"Җомга көнен сабыр гына көтте... Әтиебез моңнарың күңелләребездә мәңге яшәр"- дип язды Лилия үзенең социаль челтәрләрендә гармунчы әтисе турында.
Әбугали абый күптән түгел операция кичергән иде.
Урыннары җәннәттә булсын. Хатынына, балаларына Аллаһ ярдәм бирсен.
Нет комментариев