Җырчы Наил Әнәсов: «Әтием кинәт китеп барды»
«Юкса җитди чирләре дә юк иде», - ди ул.
«Болгар» җыр бию театры солисты, җырчы Наил Әнәсов концертлар алдыннан әтисенең каберенә зиярәт кыла.
– Зур эшләр алдыннан зиратка барып әтиемнең хәер-фатихасын алам. Әтием Шамилне бик ярата идем. 57 яшендә арабыздан кинәт китеп барды ул. Маңгаена шулай язылган булгандыр иде. Юкса җитди чирләре дә юк иде. Яман шешне җиңде. Ракны ачыклап, вакытында операция ясаткан идек. Шуннан соң 10 ел яшәде. Ярты ел саен медицина тикшерүе үтә иде. Кан басымы нормада, анализлары әйбәт. 12 декабрьдә туган көне булды. 2018 елның 11 февралендә мәңгелеккә күзләрен йомды. Үзе нидер сизенде бугай. Үләренә бер көн кала: «Мине Башкортостанга, туган авылыма алып кайт», – диде. Мин эштә булу сәбәпле кайта алмадым, киявебез алып кайтып килде.
Әтием күкләрдән ярдәм итсен иде. Чаллыдагы концертымны уңышлы уздырып, аның рухын шатландырасым килә, – ди җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев