Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Равил Галиевны Үзбәкстанга җибәргәннәр

«ТР мәдәният министрлыгыннан шалтыратып әйттеләр», - ди ул.

Шәһәрдәшебез, Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев Үзбәкстанның Ургенч каласындагы Сабан туенда чыгыш ясап кайтты. Анда ул татар моңын сагынган милләттәшләребез белән аралашты. Аларны җырлатты да, елатты да... Аеруча кунакчылыгына исе киткән. Берничә гасырлык тарихы булган мәчетләрдә дога да кылган. Сәяхәттән тәэсирләре белән уртаклашуын сорап, үзенә мөрәҗәгать иттек. 

– Равил, бу сәяхәткә барасыңны алдан белә идеңме? 
– Баруым минем өчен көтелмәгән булды. Иртәгә китәбез дигән көнне ТР мәдәният министрлыгыннан шалтыратып әйттеләр. ТР халык артисты Резидә Төхвәтуллина да юллама алганын шунда белдем, сөендем. Моннан алда гына Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә Сабан туйларында чыгыш ясаган идем, бер атна да үтмәде, тагын юлга чыктык. 


– Моңарчы Үзбәкстанда булганың бар идеме? 
– Әйе, 25 еллар элек иҗатташ дустым Резидә Шәрәфиева белән Ташкентта концерт куйган идек.  
–   Ничек каршы алдылар? 
– Шактый зур делегация каршы алды. Татарларга карата аерым хөрмәт, үз итүне тойдым мин анда.

Равил Галиев белән әңгәмәне "Шәһри Чаллы" газетасының киләсе саныннан укыгыз!

Фотолар һәм видео Равил Галиевтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы