Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җырчы Римма Никитинага хәрби тәкъдим ясаган

Ризалашканмы?

Җырчы Римма Никитинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар. Хәрби операциядә хезмәт итүче егет хисләре турында видеога язып, җырчының телефонына җибәргән.

«Мин 51нче армия, 40нчы отрядта хезмәт итәм. Никитина Римма Александровнага мәхәббәт аңлатасым килә. Мин сине бик нык яратам. Минем йөрәгем син дип тибә. Хәрби дежурствода торганда да гел сине генә уйлыйм. Миңа кияүгә чык! Россиягә – дан, җиңү безнең якта булачак», – ди гашыйк егет видеода.

Мондый көтелмәгән тәкъдимнән Римма Никитина бераз югалып калган.

«Нәрсә әйтергә дә белмим. Миңа мәхәббәтне күп тапкырлар аңлатканнары булды, әмма мондый хәл беренче тапкыр. Гаҗәпләндердең, кыю егет! Уңышлы хезмәт ит, җиңү белән көтәбез», – дип, әлеге видеоны Римма Никитина социаль челтәрләрдә күрсәтте.

Гашыйк хәрбинең тәкъдименә җвап юк. Әмма җырчы отпускка кайткач очрашырга ризалашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев