Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җырчылар белән корпоратив үткәрү кыйммәтләнде

Кайберләре белән Яңа ел банкеты бер кешегә 7 мең сумнан да ким түгел.

Узып барган елга йомгак ясау, Яңа елны тиешенчә каршы алу гадәте бар халыкта. Елны ничек каршы алсаң, ул шулай узачак дигән имеш-мимеш тә  яши. Шуңа ничек итсә итә, Яңа елны әйбәт итеп каршы алырга өч хезмәт хакы кадәр акчасын чыгарып сала күпләр. Әзерлекне көзгә аяк басу белән үк башлый кайберәүләр.

Моны белеп алган ресторан хуҗалары һәм җырчылар да тик ятмый. Көннәр билгеләп, һәркайсы Яңа ел корпоративын бергәләп үткәрергә чакыра. Шөкер, мөмкинлекләр җитәрлек, ни телисең шул бар өстәлдә. Җырчылар да сез "от души" Яңа ел бәйрәмен үткәрсен өчен бөтен көчләрен куя. Барына да түлә генә. 

Быелгы бәяләргә күз салып үтик. Узган елгы 3500 сумнар инде тарихта гына калган. Танылган җырчылар белән Яңа ел программасы да быел 5500дән ким түгел, дип белдерә Чаллының популяр ресторан администраторлары. 

Чагыштыру өчен җырлы гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар белән корпоратив үткәрү дә бер кешегә шул бәягә төшә. Ә менә Илсөя Бәдретдинова белән Фирдүс Тямаев бәяне 7 меңнән дә ким куймый.

Әйтүләренчә, Фирдүс Тямаев банкетына буш урыннар калмаган. Сүз уңаннан, әлеге бәягә алкоголь эчемлекләр керми. Кирәк кеше үзе белән алып килә. 

Руслан Кираметдинов "Туган көнне бергә үткәрик" дип шулай ук банкетка чакыру элгән. Туган көн Яңа ел булмаса да, дуслар белән ял итеп кайтасы килгән кеше анысына бик игътибар итеп торыр микән. Бигрәк тә Вадим Захаров һәм тагын берничә эстрада җырчысы да булачак, диелә. Керү бәясен 6 меңгә куйганнар. Шулай ук, бу бәягә алкоголь керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова Фирдүс Тямаев Руслан КИРАМУТДИНОВ