«Җыры бар, сүзләре җитми»
Асия Әхмәтшина белән «Кошларым» җырының язылу тарихын искә төшердек.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәсим Әхмәтшинның Нәкыя Йосыпова шигыренә иҗат ителгән «Кошларым» җыры бүген дә популяр. Аны беренче тапкыр тамашачыларга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина ишеттерде. Бүгенге көндә бу җыр Татарстанның атказанган артисты Гөлсирин Абдуллина репертуарында.
Асия Әхмәтшина белән әлеге җыр тарихын искә төшердек.
«Без Мамадышта Нәкыя Йосыпова белән бер йортта, күршеләр булып яшәдек. Безнең фатир – дүртенче, аларныкы өченче катта иде. Нәкыя апа ПМК оешмасында гади табельче булып эшләде. Буш вакытларында шигырьләр яза иде. Алар Мамадышка Таҗикстаннан кайтып урнашкан иделәр. Туган җирне сагыну көчле булган күрәмсең, сагыну турында шигырьләре күп иде. Безнең татар җырына гашыйк иҗади гаилә икәнлекне белгәч, Нәкыя апа көн дә шигырьләрен кертә иде. «Кошларым» шигырен без ошаттык.
Мин ул чакта мәдәният йорты директоры булып эшли идем. Бер көнне иртән эшкә килсәм, Вәсим фортепьянода шул җырны уйнап утыра. «Кушымтага сүзләре җитми», – ди. Мин кушымта өчен «Аа-аа»ны тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә бик матур җыр килеп чыкты. Җырны Нәкыя апаның өенә кереп, җырлап күрсәттек. Яратты. Тамашачылар исә: «Бу күренекле җырчы Роза Рымбаева җырларына ошаган», – дип бәяләделәр.
Бу җырның язмышы бик бәхетле булды. Без аны ансамбль белән «Кышкы эстрада -79» бәйгесенең район, зона, республика турларында җиңдек. Миңа лауреат исеме бирделәр, ансамбль беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Яшел Үзәндә узган республика конкурсыннан «Кошларым» җырын бөтен ансамбльләр җырлап кайтып китте.
Мин икенче елны да «Кошларым» белән бәйгедә җиңү казандым. Аны күренекле җырчылар Зәйнәб Фәрхетдинова белән Айдар Фәйзерахманов та яратып башкарды.
Бүгенге көндә исә Нәкыя Йосыпованың авылдашы Гөлсирин Абдуллина җырлый. Ул мәктәптә укыганда «Кошларым»ны без икәү дә башкарган идек. Форсаттан файдаланып, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов дуэтын татар эстрадасында ике тавышка җырлый торган бердәнбер профессионал дуэт дип бәялим. Аларга уңышлар телим.
Нәкыя Йосыпова шигырьләренә бик күп җырлар язылды. Ул Мамадыш районында хөрмәтле кеше булды. Районда аның исемен йөрткән урам да бар.
Кызганыч, ул арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аңарда яман шеш булган диләр. Табиблар аңа: «Серләреңне эчеңдә саклама, боекма, кешеләр белән аралашып яшә», – дигән булганнар. «Шәһри Чаллы» укучыларына минем кебек ихлас, рәхәтләнеп сөйләшеп, дус яшәгез дип телим. Ә иҗатташ дустыбыз Нәкыя Йосыпова «Кошларым», «Мамадыш, Мамадыш» һәм башка җырлары белән татар халкы күңелендә мәңге яшәр».
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев