Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнәчәк

Язын автомобиль юлларының җимерелүен булдырмау һәм аларның сакланышын тәэмин итү өчен вакытлыча чикләүләр кертелә.

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр төбәк һәм районара әһәмияткә ия булган юлларда зур йөк машиналары өчен хәрәкәт чикләнәчәк. Зур авырлыктагы транспорт хәрәкәтен чикләүне кертү яз көне юл катламы нигезенең артык дымлануы белән бәйле, бу юлларның ныклыгы кимүгә йогынты ясый. Яз көне автомобиль юлларында хәрәкәт итүне чикләү кертелә. Татарстан юллары өчен рөхсәт ителгән күчәр йөкләмәсе 6 тонна тәшкил итә. Шул ук вакытта язгы чорда хәрәкәтне чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Аерым алганда, пассажир автобуслары, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны ташу шуларга керә. Моннан тыш, әлеге чикләүләр гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөк ташуга, чүп ташуга йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган транспорт чараларына хәрәкәт рөхсәт ителә. Аерым очракларда зур йөк машиналары махсус рөхсәт булганда йөри ала. Ул «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе тарафыннан бирелә. Аны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша да алырга мөмкин.

Йөк машиналарының махсус рөхсәтсез йөрүләре яки артык авыр йөк төягән булулары, габаритлары тиешле нормадан артык булулары өчен админстратив җаваплылык каралган. РФның админстратив җаваплылык кодексында әйтелгәнчә  машина йөртүченең таныклыгы алынырга мөмкин, ә юридик затларга 500 мең күләмендә штраф салына. Бу хакта «Юл хәрәкәте иминлеге»  дәүләт бюджет учереждениесе хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X