Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Юмарт булуыгыз өчен рәхмәт» - Гүзәл Уразова мохтаҗларга ярдәм кулы суза

Җырчы башкаларны да ярдәмләшеп яшәргә өнди.

+

Гүзәл Уразова Инстаграм битендә мохтаҗ гаиләләргә ризыклар әзерләгәнен төшереп, видео урнаштырган. «Яңа гына кибеттән чыктык. Уйлаштык та, бу авыр заманда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә булдык. Менә шундый пакетларга карабодай, дөге, сөт, токмач, он, көнбагыш мае, майонез, эремчек, ипи, вафля, чәй тутырабыз.10 мохтаҗ гаиләгә, ялгыз әниләргә, күп балалы гаиләләргә, ялгыз әбиләргә илтеп бирәбез. Аз гына бездән ярдәм булсын. Бөтен кешегә дә ярдәм итеп булмаса да, бәлки бездән үрнәк алып, тагын кемнеңдер шундый теләге туар. Сәламәт булыгыз!» — дип сөйләде җырчы.

Инстачылар җырлы гаиләнең изге эшенә бик сөенгәннәр.

«Рәхмәт сезгә!», «Изгелек юлда ятмас, афәрин», «Үзегезгә меңе белән кайтсын, үрнәк кешеләр», «Яшь булсагыз да, шул кадәр мәрхәмәтле, изге йөрәкле кешеләр сез», «Бик зур эш башкарасыз, савап булып барсын», «Юмартлыгыгыз өчен рәхмәт, сезнең кулдан гына түгел, күңелегездән дә килә», — дип рәхмәтләрен җиткерә алар.

 

Чыганак:Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев