Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесенә хөкем карары чыгарылды

Аңа нинди җәза бирелде?

Бүген Казанның Вахитов районы суды ТР ЗАГС идарәсенең элеккеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинага карата хөкем карары чыгарды. 

Суд аны 4 елга шартлы рәвештә хөкем итте. Ул шундый ук вакытка сынау срогы үтәргә һәм ярты млн сум штраф түләргә тиеш. Гөлшат Нигъмәтуллина 2,5 ел җитәкче вазифасын били алмый.

Аның урынбасары Ренат Әхмәтҗанов – 1 ел 8 айга, ЗАГСның элеккеге баш хисапчысы Ландыш Шәрәфетдинова ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде. 

Исегезгә төшерәбез, җинаять эше фигурантлары вазыйфаларын явызларча файдаланып, идарә хезмәткәрләренең 16 млн сум акчасын урлауда гаепләнде. 

Тикшерү версиясе буенча Нигъмәтуллина Әхмәтҗанов белән Шәрәфетдиновага 26 хезмәткәрдән акча җыярга кушкан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: правосудие криминал загс